+21 °С
Болытлы


Уфада күперләр ни өчен ябыла?
Уфа мэриясе Затон күперендә хәрәкәтнең вакытлыча чикләнеп торуы турында кисәтә. Бүген кичке алтыдан бүлеп бирелгән кырый сул полосаны (иске күперне урап узу өчен йөк автомобильләре өчен) ябачаклар. Анда юл өслеген алыштырачаклар. Халыкка сәфәрләрне планлаштырганда чикләүләрне исәпкә алырга киңәш итәләр.
Шулай ук башкалада 1 августка каршы төндә Шакша күперендә хәрәкәт чикләнәчәк.