Яңалыклар
29 июль 2025, 07:08

Бәйрәмгә килегез!

Оештыручылар быел тантананың чын гаилә бәйрәменә әверелүе өчен кулларыннан килгән бөтен эшне эшли.

Бәйрәмгә килегез!Бәйрәмгә килегез!
Бәйрәмгә килегез!

2 августта "Патриот паркы" быел 95 еллыган билгеләячәк Русия һава-десант гаскәрләрне көнен бәйрәм итү мәйданына әйләнәчәк. Оештыручылар быел тантананың чын гаилә бәйрәменә әверелүе өчен кулларыннан килгән бөтен эшне эшли.
Тантана иртән-иртүк башланчак. 9.00 сәгатьтә һава-десант гаскәрләре, ветераннары рухи көч һәм сугышчан чыныгулар күрсәтеп, "Геройлар ярышы" экстремаль йөгерүдә катнашачак. 11.00 сәгатьтә зурлар өчен дә, балалар өчен гаять кызыклы булачак интерактив мәйданнар көтә.
Быел батырларның якты истәлекләренә аерым игътибар бүленәчәк. Бәйрәм чикләрендә Русия герое Максим Серафимовка багышланган һәйкәлне тантаналы ачу вакыйгасы булачак. Уфалы егет махсус хәрби операциядә күрсәткән каһарманлыгы белән данлыклы - ул 2022 елда үзенең гомере бәясенә иптәшләрен коткара.
13.00 сәгатьтә "Десант ничек сугыша" күрсәтмә чыгышы, "Первушино" пилотаж төркеме чыгышы, парашюттан сикерү, легендар Ан-2 самолет очышы булачак. Осталык демонстрациясе бүләкләү вакыйгасы белән тәмамланачак.
РФ оборона министрлыгының "Зәңгәр беретлар" вокаль-инструменталь ансамбле концерты бәйрәмнең кульминациясе булачак. Аның чыгышы 14.30 сәгатьтә башланачак. Алар башкаруында, бәйрәмгә аерым бер рухи ямь өстәп, десантчыларның яраткан җырлары яңгыраячак. Гаиләләрегез белән бәйрәмгә килегез!

"Башиформ" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас