

Башкортстанның әтиләр ролен күтәрү буенча төбәк иҗтимагый оешмасы “Ирләр коры” спорт, мәдәни, экологик һәм башка юнәлешләрне үз эченә алган төрле чаралар үткәреп тора. Алар әтиләрнең абруен күтәрүгә, гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, милли традицияләрне саклауга һәм табигать турында хәстәрлеккә юнәлтелгән. 26 июльдә Белорет районында шундый чараларның берсе – юкәдән кисмәк (мичкә) ясау буенча мастер-класс үткәрелде.
Тәүдә “Ирләр коры” әгъзалары Манышты авылында үзенең чиста һәм шифалы суы белән дан тоткан “Яшьлек чишмәсен” төзекләндерде. Кыядан туп-туры бәреп чыккан бу чишмә 1985 елда табыла, әмма тора-бара аның юлы ябыла. “Ирләр коры” вәкилләре аны урындагы халык өчен уңайлы итеп төзекләндерде. Шуңа охшаш “Әти чишмәсе” 2023 елда Рәвәт авылы янында тергезелде һәм хәзер ул күпләрнең яраткан ял итү урынына әверелгән.
Кисмәк ясау буенча мастер-класска республиканың төрле почмакларыннан әтиләр Нокат авылындагы чолыкчылык умарталыгына җыелды. Әтиләр һәм уллар борынгы һөнәргә өйрәнделәр һәм вакытларын бергә үткәрделәр, ә бу цифрлы технологияләр чорында аеруча мөһим.
Мастер-классны оештыручы Азамат Заһитуллин әйтүенчә, кисмәк азык-төлекне саклау өчен кулланылган һәм көнкүрештә алыштыргысыз савыт булган. Һәр катнашучының, бу борынгы савыт-сабаны үз куллары белән ясап, аны өйгә алып кайту мөмкинлеге булды.
Чара ахырында Башкортстанның иң эре чолыкчылык хуҗалыгына экскурсия оештырылды. Биредә Азамат Заһитуллин бал җыю традицияләрен тергезүгә зур көч сала.
Русия Дәүләт Думасы депутаты, Башкортстанның “Ирләр коры” оешмасы рәисе Зариф Байгускаров сүзләренчә, мондый чаралар ата-бабалар традицияләрен яшь буынга тапшырырга ярдәм итә. Уртак эш турындагы истәлекләр катнашучылар хәтерендә мәңге калачак, дип өстәде ул.
“Ирләр коры”ның киләсе чарасы 9 августта Баймак районының Талкас күлендә узачак, анда балалар белән өмә һәм күл тирәли массакүләм йөгерү карала. Мондый чара гаилә элемтәләрен ныгыту, табигатькә мәхәббәт булдыру һәм аны саклау турында хәстәрлек өчен тагын бер мөмкинлек булачак”, – диде Зариф Байгускаров.