Яңалыклар
27 июль 2025, 07:38

Юктыр әле күргәнең, мондый мунча кергәнең

Уфадан Фәрхәтҗә Гомәров «На рахате» фестивале кунаклары игътибарына гадәти булмаган киез башкорт мунчасын тәкъдим итте.

Юктыр әле күргәнең, мондый мунча кергәнеңЮктыр әле күргәнең, мондый мунча кергәнең
Юктыр әле күргәнең, мондый мунча кергәнең

- 2013 елда мин үзенчәлекле парлау стилендәге беренче башкорт мунча мәктәбен ачтым, - дип сөйли Фәрхәтҗә. - Башкорт мунчаларында, әйтик, рус яки Рим мунчаларындагы кебек үк принциплар: ут, су һәм пар гамәлдә. Аерма шунда ки, башкорт мунчалары киездән ясалган. Безнең үләннәр дә сәламәтлеккә аеруча тәэсир итә. Ритуалга шулай ук аю яки бурсык мае белән сөртенү дә керә.

Мунча практигы сүзләренә караганда, мондый мунчаларны борынгы дәвалаучылар ясаган булган әле. "Кайнар пар бирелә, һәм кеше мунчадан савыккан килеш чыга. Шундый ук мунча традицияләре Төньяк Америка индеецларында да бар", - дип аңлата Фәрхәтҗа ага.

«На рахате» фестивалендә Гомәров беренче ел гына катнашмый. Быел ул шулай ук мастер-класслар үткәрәчәк.

 - Башкортча парларга өйрәтәчәкмен. Бу милли традицияләргә нигезләнгән уникаль стиль, ул «дулкынлы парение» дип атала. Мондый әйбер бездә генә, Русиядә беркайда да, бөтен дөньяда да юк. Башкорт мунчасы, барыннан да элек, сәламәтлекне һәм терелүне күз уңында тота, - ди әңгәмәдәш.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Чыганак: "Ватандаш".

Юктыр әле күргәнең, мондый мунча кергәнең
Юктыр әле күргәнең, мондый мунча кергәнең
Автор:
Читайте нас