

“Кашкадан” паркында старт алган “Рәхәттә” халыкара фестивальнең төп чарасы – мунчада коллектив парлану булды. Финалга үткән алты катнашучы үз программалары белән мунчада 40лап кешене сихәтләндерде.
Чемпионатның максаты – кешеләрне сәламәт яшәү образына җәелп итү, мунча керү сәнәгатен, мунчаларда сихәтләнү программаларын популярлаштыру.
Финалга чыгучыларның өчесе – Русия чемпионатында җиңүчеләр. Екатеринбург шәһәреннән килгән Александр Колымин, Северодвинск шәһәреннән Михаил лукошков, Чехов шәһәреннән Сергей Рудьев, Екатеринбургтан Кирилл Луцик, Югары Уфалейдан Николай Островский, Миасстан Владислав Устюжанин төбәк этапларын үтеп, Русия чемпионаты ярымфиналында җиңгәннәр.
Беренче булып үз программасын Александр Колымин тәкъдим итте. Ул “Прекрасное далеко” дип аталды һәм пионерларга багышланды. Шуңа да мунчага керүчеләрнең барсына да пионер галстуклары тараттылар. Алар пионер барабаны астында мунчага юлланды.
Мунча ГОСТ таләпләре буенча 65-70 градус эсселекне тәшкил итте. Мунчадан чыгучылар чүмечтәге су белән тавыш бирде: кемгә Александрның программасы ошаган – казанга тулы ике чүмеч су сала, кемгә әзрәк ошаган – бер чүмеч. Ошамаганнар су салмый.
Александрның программасыннан пионер җырлары җырлап килеп чыктылар. Канәгать мунча керүчеләрне салкын душ көтә иде.
Икенче катнашучы Сергей Рудьевның шоу-программасы “Кунгфу-панда” дип аталды. Аның чыгышы кызыклы һәм күңелле үтте. Сергей Русия чемпионатында җиңеп, чемпион исемен яулаган кеше. Аны бу эшендә тормыш иптәше Галина ярдәм итә. Мунча чемпионаты белән Сергей сигез ел шөгыльләнә икән.
Северодвинскидан килгән Михаил Лукошков мунча спорты белән биш ел шөгыльләнә, чемпионатларда 2022 елдан катнаша. Үзе заводта су асты көймәләре эшли. “Мунча керергә яратучыларның күңеле чиста, алар изге күңелле”, - ди Михаил.