

Башгидромет мәгълүматлары буенча, иртәгә төбәк территориясендә болытлы һава көтелә. Кайвакыт яңгыр ява, кайбер көнчыгыш районнарда көчле. Һава температурасы төнлә +9,+14°, көндез +18,+23°.
Автомобиль юлларында яңгыр вакытында күрү мөмкинлеге 1-2 км га кадәр начарая. Төнлә һәм иртән автомобиль юлларының аерым участокларында күрү мөмкинлеге 500-1000 м булган томан.
Уфада болытлы һава көтелә. Вакыт-вакыт яңгыр явачак. Төньяк чиректәге җил төнлә 0-5 м/с, көндез 5-10 м/с.һава температурасы төнлә +12,+14°, көндез +19,+21°.
«Башинформ» хәбәр иткәнчә, Башкортстанга яңгырлар килде.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: "Башинформ".