Яңалыклар
26 июль 2025, 12:00

"Рәхәттә" рәхәт, оештыручыларга рәхмәт

Уфа шәһәрендә “Рәхәттә” фестивале башланды.

"Рәхәттә" рәхәт, оештыручыларга рәхмәт"Рәхәттә" рәхәт, оештыручыларга рәхмәт
"Рәхәттә" рәхәт, оештыручыларга рәхмәт

 

Сипайлово бистәсендәге “Кашкадан” паркында мунча фестивале башланды.

Безнең халык борын-борыннан сәламәтлегенә зур игътибар биргән. Мунча алар өчен чистарыну урыны гына түгел, иммунитетны күтәрү, сихәтләнү урыны да булып тора. Төрле дару үләннәре җыеп чабыну, бал белән массаж ясау – күп авырулардан дәва булып тора. Хәзер бу акча эшләү ысулы да. УФада үткән искиткеч бәйрәмгә 25 меңләп кеше килүе көтелә, анда якын чит илләрдән дә кунаклар килүе көтелә.

Мунча мәдәниятенә багышланган чараны ачу тантанасы фитнес-марафоннан башланды. Бизнес-зарядканы Олимпия уеннары чемпионы, фехтование буенча атказанган спорт мастеры Аделина Заһидуллина һәм Паралимпиада уеннарында ике тапкыр көмеш һәм бронза медальләр яулаган атказанган  спортм астеры Анна Кулинич-Сорокина үткәрделәр.

Фестивальнең төп чарасы – мунча осталарының авторлык шоу программалары тора: алар утыздан артык кешене коллектив парлау программасына алып керә. Шулай ук мунча ясаучылар үзләренең мунчаларын презентацияли. Мунча чемпионатында җиңгән чемпион 27 июльдә Идел буе федераль округыны ңсайлап алу этабында катнашачак, җиңүче август аенда Суздаль шәһәрендә бөтенрусия финалында округ исеменнән катнашачак.

Фото: Юлай Кәримов

"Рәхәттә" рәхәт, оештыручыларга рәхмәт
"Рәхәттә" рәхәт, оештыручыларга рәхмәт
"Рәхәттә" рәхәт, оештыручыларга рәхмәт
"Рәхәттә" рәхәт, оештыручыларга рәхмәт
"Рәхәттә" рәхәт, оештыручыларга рәхмәт
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас