

Уфа шәһәрендә үткән “Рәхәттә” халыкара фестивальгә республиканың бөтен санаторий вәкилләре килгән иде. Алар эшлекле форумда санаторийларда алып барылган сихәтләнү программалары турында тәфсилләп сөйләде.
Башкортстан Республикасының эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко форумны ачып: “Башкортстанда медицина туризмын актив үстерергә кирәк, - дип билгеләде. – Моның өчен республикада бөтен шартлар да бар”.
Фестиваль кысаларында ярминкә оештырылган, анда мунча кирәк-яраклары, дару үләннәре сатып алырга була. Төрле массажлар ясау оештырылган.
Фестиваль өч көн дәвам итәчәк. Рәхим итегез, сихәтләнеп калыгыз!