

Ул Русиядә иң зур вакыйгаларның берсе булып тора. Быел бу чара Идел буе федераль округыннан 1500 катнашучы җыйды. 14 яшьтән 35 яшькә кадәр студентлар, мәктәп укучылары, яшь белгечләр җыелды. Башкортстаннан 95 кешелек делегация юл тотты.
Форум РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронаты астында үтә.
Чара быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ваатанны саклаучылар елына багышланган, шуңа да патриотизм темасы төп урынны алып тора. Мастрюков яланында тарихи хәтергә багышланган павиль эшли. “Фән”, “IT һәм цифрлы технологияләр”, “Патриотизм”, “Мәдәният һәм сәнгать”, “Коткару хезмәте”, “Сәнәгать комплексы” юнәлешләре эшли. Форумда катнашучылар төрле мәсьәләләр хәл итә, команда сынаулары үтәләр, уен жетоннары җыялар һәм бергәләшеп Русия яшьләренең коллектив хыялын җыялар.
Катнашучыларны мәграиф лекцияләр, спорт турнирлары, тематик киәчләр, грант конкурслары көтә.
25 һәм 26 июльдә ихата уеннары буенча турнир үтәчәк һәм төбәк шатерларын презетацияләячәкләр. Форум конкурсларда җиңүчеләрне коталаулар белән тәмамланачак.
Фото: mokshapr.ru