Яңалыклар
25 июль 2025, 08:16

Бу ялларда республикада беренче тапкыр яңа бәйрәм билгеләнә

Елдагы көннәр санына караганда бәйрәмнәр күбрәккә әйләнде шикелле...

Бу ялларда республикада беренче тапкыр яңа бәйрәм билгеләнәБу ялларда республикада беренче тапкыр яңа бәйрәм билгеләнә
Бу ялларда республикада беренче тапкыр яңа бәйрәм билгеләнә

Бу ялларда Башкортстанда беренче тапкыр яңа һөнәри бәйрәм билгеләнәчәк.

Якшәмбе, 27 июльдә, республикада беренче тапкыр яңа һөнәри бәйрәм – Күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре көне билгеләп үтеләчәк. Ул Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары тарафыннан июнь аенда узган язгы сессиянең йомгаклау утырышында кабул ителгән закон белән билгеләнде.

Башкортстан парламенты спикеры Константин Толкачев аңлатуынча, дата очраклы гына сайланмаган. Бу көнне 2010 елда Русия Президенты “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында”гы федераль канунга кул куйган.

Закон нигезендә шулай ук “Башкортстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгенең атказанган хезмәткәре” дигән мактаулы исем дә булдырылды.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас