

Быел “Басу көне-2025” төбәк форумын теләге булган һәркем күрә ала.
Гадәттә, “Басу көне”ндә урып-җыюга старт бирелә. Элекке елларны ул зона форматында республиканың 5 районында уздырылды. Быел аны үткәрү урыны итеп Уфа шәһәре янындагы Ягодная поляна авылы сайланган. Һәм моның үз сәбәбе бар – биредә Башкорт дәүләт аграр университетының Укыту-фәнни үзәгенең тәҗрибә басулары урнашкан.
Киләчәктә семинарларны ел саен шушы урында уздырырга ниятлиләр. Бу хакта чараны ачып чыгыш ясаганда Хөкүмәт премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов әйтте.
“Басу көне” кысаларында перспективалы культураларның 255 делянкасы һәм гибридлары, шулай ук минераль ашламалар һәм үсемлекләрне яклау чаралары белән җитештерү тәҗрибәләре тәкъдим ителә. Профессионаллар өчен авыл хуҗалыгы техникасының алдынгы үрнәкләрен күрсәтү оештырылган.
“Басу көне” форумына 26 июльдә ирекле керү каралган. Килүчеләр заманча авыл хуҗалыгы техникасы үрнәкләре белән таныша, машина йөртүче яки оператор кабинасында утырып карый алачак. Форум кунакларына “Трактор-шоу”, ягъни тракторларда ярышуны күрү, республика фермерларының эксклюзив продукциясен сатып алу мөмкинлеге дә булачак.