Яңалыклар
24 июль 2025, 11:42

Аграрийлар Җиләкле аланга җыелды

Гадәттә, “Басу көне”ндә урып-җыюга старт бирелә. 

Автор фотосы.Автор фотосы.
Автор фотосы.

Урак өстенә кереп барабыз. Шул уңайдан республикада “Басу көне-2025” төбәк семинары оештырылды. Бу юлы өч көнгә исәпләнгән чара бүген, ягъни 24 июльдә ачылды. 

Гадәттә, “Басу көне”ндә урып-җыюга старт бирелә. Элекке елларны ул зона форматында республиканың 5 районында уздырылды. Быел аны үткәрү урыны итеп Уфа шәһәре янындагы Ягодная поляна авылы сайланган. Һәм моның үз сәбәбе бар – биредә Башкорт дәүләт аграр университетының Укыту-фәнни үзәгенең тәҗрибә басулары урнашкан. Киләчәктә семинарларны ел саен шушы урында уздырырга ниятлиләр. Бу хакта чараны ачып чыгыш ясаганда Хөкүмәт премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов әйтте.

– Без зона семинарлары этабын уздык, төрле климат зоналарында тәҗрибәләр үткәрдек һәм хәзер бердәм, берләштерелгән форматка күчәбез. Максатыбыз – тармакның барлык алдынгы компетенцияләрен, техникаларын, технологияләрне, сортларны, гибридларны берләштерә торган мәйданчык булдыру. Аграрийлар алар белән семинар узган көннәрдә генә түгел, басу сезоны дәвамында да таныша алсын. Мәсәлән, агроном теге яки бу культураның вегетация башында үзен ничек тотуын күрергә тели икән, килеп карый, күрә һәм исәпкә ала алсын. Безнең аграрийлар җирне чәчүгә әзерли башлаганнан алып, уңышны җыеп алганга кадәр тәҗрибәләр белән таныша алсын дигән теләктәбез, – диде министр.

Быелгы уңышка килгәндә, әлегә һава торышы, шөкер, матур тора, былтыргы кебек яңгырлар комачауламас дип ышанасы килә. Игеннең массасы бүгенгә яхшы һәм басулардагы бар ашлык амбарларга кайтып ятар дигән өметен белдерде Илшат Илдус улы.

– Быел безнең продукциягә хаклар объектив сәбәпләргә бәйле, былтыргыга караганда кыйммәтрәк булачак, – диде ул.

Үсемлекчелек тармагында соңгы еллардагы үзгәрешләр турында да бәян итте министр.

Быел майлы культуралар мәйданы арттырылган. Көнбагыш кына түгел, рапс, җитен, соя, шепкән мәйданнары да арта. Ә менә шикәр чөгендере мәйданнарын, былтыргы кризистан соң, бераз киметкәннәр. Исегездәдер, былтыр чөгендер артык күп булып, аны эшкәртеп бетерергә өлгермәделәр.

– Безгә заман белән бергә атларга, әмма базар шартларына яраклашып эшләргә кирәк. Яхшы уңыш һәм аларга яхшы бәяләр булсын, – диде Илшат Фазрахманов.

***

“Басу көне” үтәсе урын сабантуй мәйданын хәтерләтә. Биредә үсемлекчелек һәм авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсендә алдынгы технологияләр белән танышырга мөмкин. Орлыклар, гибридлар – бер сүз белән әйткәндә, үсемлекчелек тармаганда кулланыла торган заманча һәм яңа мөмкинлекләрне күрергә була монда.

Рәсми өлештә исә зур эшлекле программа планлаштырылган, анда урып-җыю эшләренең тактикасы һәм стратегиясе турында сөйләшәләр. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең урып-җыю эшләренә, ә элеваторларның һәм эшкәртү предприятиеләренең уңышны кабул итүгә әзерлеге турында фикер алышулар оештырылган. 40 гектар мәйданда перспективалы культураларның 255 делянкасы һәм гибридлары, шулай ук минераль ашламалар һәм үсемлекләрне яклау чаралары белән җитештерү тәҗрибәләре тәкъдим ителә. Семинарда катнашучылар теге яки бу сортның, гибридның безнең республика шартларында ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын үз күзләре белән күрә алалар.

“Басу көне” форумына 26 июльдә ирекле керү каралган. Килүчеләр заманча авыл хуҗалыгы техникасы үрнәкләре белән таныша, машина йөртүче яки оператор кабинасында утырып карый алачак. Форум кунакларына “Трактор-шоу”, ягъни тракторларда ярышуны күрү, республика фермерларының эксклюзив продукциясен сатып алу мөмкинлеге дә булачак.

Автор фотосы.
Автор фотосы.
Автор фотосы.
Автор фотосы.
Автор фотосы.
Автор фотосы.
Автор фотосы.Автор фотосы.
Автор фотосы.
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас