Яңалыклар
22 июль 2025, 13:26

Мошенниклар йокламый

Мошенниклык гамәлләре нәтиҗәсендә Башкортстанда яшәүчеләрдән 9 миллион сумнан артык акча урлаганнар.

Мошенниклар йокламыйМошенниклар йокламый
Мошенниклар йокламый

 

Узган тәүлектә мошенниклар кулыннан 5 кеше зыян күргән. Салаватта 49 яшьлек кешегә мошенниклар отышлы бәядән яңа автомобиль сатып алырга тәкъдим иткәннәр. Нәтиҗәдә, җинаятьчеләр ир-атны 7 миллион сумнан артык күчерергә күндерә алган, хәтта машинаны күрсәтмичә дә. Уфаның берьюлы берничә кешесенә янәсе салым хезмәте һәм дәүләт хезмәтләренә техник ярдәм хезмәткәрләре шалтыраткан. Җинаятьчеләр аларга шәхси мәгълүматларны урлау турында хәбәр иткәннәр һәм акчаларны вакытлыча «куркынычсыз исәпкә» күчерергә тәкъдим иткәннәр. Нәтиҗәдә, халыкка гомуми зыян якынча 1,4 миллион сум тәшкил иткән. Тагын бер очрак Стәрлетамакның 38 яшьлек кешесе белән булган. Мессенджер аша ир-ат белән криптобиржаның «хезмәткәрләре» элемтәгә керә һәм «цифрлы валюта»га инвестицияләргә тәкъдим итә. Нәтиҗәдә, ир-ат мошенниклар кулына 500 мең сумга якын акча биргән. Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы исегезгә төшерә: билгесез номерлардан шалтыратуларга игътибарлы булыгыз. Үзегезгә шалтыраткан һәркемгә ышанмагыз, бигрәк тә акча күчермәгез һәм таныш булмаган кешеләргә акча бирмәгез. Үзегезне саклагыз!

Вадим Садретдинов, Башкортостан Республикасы буенча ЭЭМ матбугат хезмәте

Фото: rostov.mk.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас