Яңалыклар
22 июль 2025, 12:20

"ИВолга" яшьләрне җыя

24 июльдән 29 июльгә кадәр Самара өлкәсенең Мастрюков яланында “ИВолга” яшләр форумы үтәчәк. Ул илдәге яшьләрне җыячак.

"ИВолга" яшьләрне җыя"ИВолга" яшьләрне җыя
"ИВолга" яшьләрне җыя

 

Чарада 14 яшьтән 35 яшькә кадәр 1400 кешенең катнашуы көтелә.

Катнашучыларны кызыклы рпограммалар көтә. “Фән”, “IT һәм цирлы технологияләр”, “Патриотизм”, “Мәдәният һәм сәнгать”, “Коткару хезмәте”, “Сәнәгать комплексы” һәм “Идарә” белем бирүче программалар оештырылачак. Мәдәни чаралардан тыш Роскоммолодежидан ике грант конкурсы булачак.

Башкортстаннан форумга 95 кеше барачак. Командага актив студентлар, мәктәп укучылары, яшьләр сәясәтендә белгечләр һәм иҗтимагый оешма вәкилләре кергән.

«ИВолга» яшьләр форумында катнашучыларның берсе Розалина Рөстәм кызы сөйләгәнчә, алар җәй буе команда белән актив эшләгәннәр, әзерләнгәннәр һәм хәзер форумга  баруны түземсезлек белән көтәләр.

 - Бу минем «иВолга» форумында катнашуымның беренче тәҗрибәм – һәм мин инде көтеп торам! Бүләк ителгән мөмкинлекләрне максимум буенча файдаланырга хыялланам – яхшы танышлар табарга, экспертлардан һәм спикерлардан бик күп инсайтлар белергә һәм бу вакытны онытылмаслык итеп үткәрергә. Бигрәк тә грант конкурсына әзермен. Гавами яклау этабын һәм экспертлар составыннан элемтәне түземсезлек белән көтәм. Өйгә хис-кичерешләр багажын гына түгел, ә үсеш өчен реаль инструментлар да алып кайтасым килә! – ди Розалина Нигъмәтуллина. Исегезгә төшерәбез,» иВолга " – яшьләр өчен флагман округ проекты, ул Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Аппараты патронажы астында үткәрелә.

Авторы-Эльвира Сафина, фото-БР яшьләр сәясәте министрлыгы

Фото: 63.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас