

Шактый гына яшьләр студент чакта гаилә кора.
Нәкъ шундый гаиләләргә канун кысаларында ярдәм итү өчен Федерация Советы “Студент гаиләсе турында”гы законны хуплаган. Бу хакта Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова үзенең телеграм-каналында хәбәр иткән.
“Канун турында фикер алышканда “студент гаиләсе” төшенчәсен ныгытучы бу мөһим законны яклап чыктым. Бу безгә бүгенге көндә илнең төрле югары уку йортларында булган студент гаиләләренә ярдәм итү алымнарын җайга салырга мөмкинлек бирәчәк”, – дип аңлата Лилия Гомәрова.
Аның сүзләренә караганда, профильле ведомство белән студент гаиләсенә ярдәм итү стандартлары эшләнгән дә инде. Мәсәлән, студент гаиләсенә тулай торакта аерым бүлмә бирү, түләүле укудан бюджетка күчерү, сабыйларны караучы янында калдыу мөмкинлеге бирүче ана һәм бала бүлмәләре булдыру һәм башкалар.
Документка ярашлы, колледжларда яки югары уку йортларында укучы балалары булган яшь гаиләләр яки 35 яшькә кадәрге бердәнбер ата-ана студент гаиләсе дип саналачак.