

Моның өчен 12 ел вакыт таләп ителгән. Башкортстан бу вакыйгага 2013 елдан бирле әзерләнде. Мәгарәне чистарту эше генә дүрт ел вакытны алган. Тирә-як авыллардагы инфраструктураны үстерү, юлларга асфальт салу, газ кертү – бу эшнең яртысы гына.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Урал Килсенбаев, Башкортстан Республикасының мәдәни мирасы объектларын куллану һәм саклау буенча үзәк дирекоры Данир Гәйнуллин, “Шүлгәнташ” тарихи-мәдәни тыюлык-музее директоры Фәүзил Маликов бу хакта тәфсилләп сөйләде.
Бөтен Көнбатыш илләре Русиягә каршы көрәш алып барганда Башкортстандагы объектның ЮНЕСКО мирасына кертелүе ул геосәяси вакыйга булып тора.
12 ел алып барылган әзерлек эшләре үзен аклады: ЮНЕСКОның 47 нче сессиясендә бөтен белгечләр дә “Шүлгәнташ” мәгарәсен ЮНЕСКО мирасына кертергә ризалык биреп тавыш биргән. Русиядә 34 объект ЮНЕСКО мирасы исемлегендә. Башкортстан өчен ул беренче объект. Белгечләр аны ЮНЕСКО исемлегенә нәкъ “Шүлгәнташ” мәгарәсе итеп кертүгә ирешкән, күп документларда ул “Капова пещера” буларак йөри.
Мәгарәнең директоры Фәүзил Маликов әйтүенчә, музей-тыюлыкта 2015 елдан алып ел саен төрле халыкара симпозиумнар үткәрелә. Анда Русиядән һәм чит илләрдән белгечләр катнаша. Бу фәнни туризмны үстерергә мөмкинлек бирә.
Фото: tengri.ru