Яңалыклар
18 июль 2025, 15:47

"Безгә бу юл бик кирәк иде"

16 июльдә Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Борай районына эш сәфәре белән баргач М-12  федераль трассасының Дүртөйле-Ачит участогы турында сөйләп үтте. Бу юлны РФ Президенты Владимир Путин ачты.

"Безгә бу юл бик кирәк иде""Безгә бу юл бик кирәк иде"
"Безгә бу юл бик кирәк иде"

16 июльдә Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Борай районына эш сәфәре белән баргач М-12  федераль трассасының Дүртөйле-Ачит участогы турында сөйләп үтте. Бу юлны РФ Президенты Владимир Путин ачты.

Радий Фәрит улы ил башлыгының Башкортстан аша үткән автоюл маршрутын шәхсән үзе хуплавы турында әйтте.

  • Без ил Хөкүмәте белән актив эшләдек, - дип бәян итте ул. – Мин ил башлыгына шундый юл кирәклеге турында мөрәҗәгать иттем. Трафикның тулы булуы аркасында безгә ул участок кирәк иде. Шуңа беренче чиратта Владимир Владимировичка трасса маршруты турында карар кабул итүе өчен рәхмәт. Юлның төп участогы – 140 чакрым, ул М-7 трассасында биш авылны урап уза. Проект бик зур әһәмияткә ия. Әлеге вакытта безнең бурыч – Уфа шәһәреннән М-12 трассасына кадәр юлны беренче категорияле итү. Акча бүленгән, аерым участоклар проектлау стадиясендә. Киләсе алты елда без бу эшне төгәлләячәкбез. Моңардан тыш, М-12 трассасын төзегәндә күп юлларны авыр техника бозды, әлеге вакытта Росавтодор аларны ремонтлау эшенә тотынды.

Республика җитәкчесе М-5 федераль трассасын модернизацияләү турында да сөйләде.

  • Безнең алда зур эш – Чиләбедән Уфага кадәр юлны эшләү. Иглин районының Балтика авылыннан бик авыр участок башлана һәм ул Чиләбе өлкәсенә чигенә кадәр дәвам итә. Без шушы участокны эшләргә акча бүлү өстендә эшлибез, чөнки бу юл бик тар һәм кышларын аннан узу бик авыр. Без аңа альтернатив юл участогы эшләдек – Бөре – Тастуба – Сатка. Әмма ул юл озынрак. Шулай ук, Стәрлетамак шәһәрен урап узу юлын эшли башладык. Р-240 трассасында Зирганга кадәр дүрт полосалы юл эшләячәкбез. Ул эшләрне 2026-2027 елларда тәмамлау бурычы тора. Ул тулы бер агломерация – Стәрлетамак, Ишембай һәм Салават шәһәрләренең транспорт инфраструктурасын яхшыртачак.

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас