Яңалыклар
18 июль 2025, 18:41

Бездәге мунчалар тәҗрибәсен Белоруссиядә дә кулланалар

“Рәхәттә” фестиваленең популярлыгы арта бара. 

https://mgazeta.comhttps://mgazeta.com
https://mgazeta.com

“Рәхәттә” халыкара сәламәтлек һәм туризм фестивалендә Русия һәм чит ил вәкилләре үз яңалыклары белән уртаклашачак.

Быел “Рәхәттә” фестивалендә медицина туризмы өчен заманча карарларга, шифаханә өлкәсендә инновацияләргә, экологик ялга һәм базарның әйдәп баручы уенчылары белән тәҗрибә уртаклашуга басым ясалачак.

Бу хакта Башкортстан тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева хәбәр итте.

– Быел мунча фестиваленә без узган елга караганда бер ярым тапкыр күбрәк кунак көтәбез – унбиш мең чамасы. Безнең фестивальнең популярлыгы арта бара: күбрәк кеше сәламәт яшәү рәвешенә тартыла. Сәламәт тормыш рәвеше – ул модалы һәм стильле. Әмма безнең фестиваль күңел ачуга гына корылмый. Йөзләрчә кешеләр безгә эшләнмәләр, тәҗрибә алырга киләчәк.

Мисал өчен, “Городские бани” Белоруссия компаниясе делегациясе Уфадагы форумга инде икенче ел килә. Безнең тәҗрибә мисалында узган ел ахырында Белоруссия башкаласында коллектив парлау буенча беренче ачык чемпионат уздырылды. Аның идеясен безнең белорус партнеры – “Городские бани” директоры Анатолий Марченко, үзе әйтүенчә, Уфада күреп кайткан. Хәзер Башкортстан башкаласы Уфада халыкара мунча фестивалендә алынган мунчалар тәҗрибәсе Минскида уңышлы кертелә. Һәм мондый мисаллар аз түгел, – диде ул. 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас