

"Сезне чын күңелдән легендар Уфа моторлар төзү производство берләшмәсенең йөз еллыгы – Башкортстанның чын горурлыгы белән котлыйм!
ОДК-УМПО - двигательләр төзү флагманы, республика икътисады өчен стратегик яктан мөһим предприятие, Русиядән читтә дә танылган Башкортстан сәнәгать бренды.
Җиңүнең 80 еллыгында завод хезмәтчәннәренең илнең оборона куәтенә керткән өлешен аерым ассызыклап үтәргә кирәк. Сугыш елларында фронтка 51 меңнән артык авиамотор озатылган. Уфа двигательләрендә һәр өченче хәрби самолет оча иде.
Сугыштан соңгы елларда УМПО двигательләре ярдәмендә күккә дөньядагы иң яхшы «Су», атаклы «МиГ» истребительләре күтәрелде. Уфа заводы ракета двигательләре, "Москвич"лар өчен автомобиль моторлары җитештерү буенча алдынгыларның берсе булды.
Бер гасырлык юбилей – заводның берничә буын хезмәтчәннәрен - эшчеләрне һәм мастерларны, белгечләрне, инженерларны, конструкторларны, галимнәрне билгеләп үтү өчен менә дигән мөмкинлек. Легендар җитәкчеләр - Василий Петрович Баландин, Владимир Яковлевич Климов, Владимир Михайлович Паращенко, Михаил Алексеевич Ферин, Владислав Дмитриевич Дьяконов берләшү тарихына якты сәхифәләр яздылар, үзебезнең двигательләр төзүне үстерүгә лаеклы өлеш керттеләр.
Завод эшчеләренең казанышлары ике Ленин ордены, Кызыл Байрак ордены белән билгеләнде. Уфа моторлар төзүчеләренең Җиңүгә керткән өлеше нәтиҗәсендә Уфага «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелде.
УМПО югары социаль җаваплылык үрнәге булып тора. Сез имин хезмәт шартлары тудырасыз, үз хезмәткәрләрегезнең һөнәри үсешенә өлеш кертәсез, торак мәсьәләсен корпоратив программа кысаларында хәл итәсез. Сәламәтләндерү белән шөгыльләнәсез, спорт белән шөгыльләнү, иҗади ял итү өчен шартлар тудырасыз. Болар барысы да предприятиенең абруенда, сезнең җитештерү күрсәткечләренең үсүендә чагыла, - диде Радий Хәбиров.
Шулай ук Башкортстан буенча Баш федераль инспектор Алексей Касьянов Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның сәламләвен укыды.
Фото: bashinform.ru