Яңалыклар
17 июль 2025, 07:50

Этнографик экспедиция

Уфа фән һәм технология  студентлары Чиләбе һәм Курган өлкәләренә этнографик экспедициягә юлланды.

Этнографик экспедицияЭтнографик экспедиция
Этнографик экспедиция

 

Чиләбе өлкәсендә Башкортстан Республикасының даими вәкиллеге ярдәме белән әзерлек эшләре ел буена алып барылган. Маршрутлар төзелгән, тарихчы-студентларның иң яхшыларын сайлап алганнар.

“Әйткәндәй, 90 нчы елларга кадәр мондый экспедицияләр даими оештырылып тора иде, - ди Чиләбе өлкәсендә Башкортстан Республикасының даими вәкиллеге хезмәткәре Әльфир Баимов. – Экспедиция этнография һәм фольклор буенча байтак кызык материал тупларга мөмкинлек бирәчәк”.

Тарих фәннәре кандидаты, күренекле галим Маргарита Сөләйманова әйтүенчә, мондый экспедиция соңгы 30 елда беренче тапкыр оештырылган. Студентлар Чиләбе өлкәсенең Аргаяш районында, Курган өлкәсенең Сафакүл районында тикшереүләр үткәргәннәр. Экспедиция барышында алар фәнни мәгълүмат кына җыймый, мәдәни, фольклор чараларда катнашалар, төрле кешеләр белән аралашалар.

Мондый сәфәрләрне ел саен үткәрергә ниятлиләр.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас