Яңалыклар
17 июль 2025, 18:05

Чәчәкләр салдылар

УМПО оешмасының 100 елыгы уңаеннан Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Советлар Союзы Герое, очучы Николай Гастеллоның һәйкәленә чәчәкләр салды.

Чәчәкләр салдыларЧәчәкләр салдылар
Чәчәкләр салдылар

УМПО оешмасының 100 елыгы уңаеннан Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Советлар Союзы Герое, очучы Николай Гастеллоның һәйкәленә чәчәкләр салды.

Тантанада УМПОның генераль директоры Евгений Семивеличенко һәм элеккеге җитәкчеләре, Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары, МХО һәм кайнар нокта ветераннары катнашты. Николай Гастеллога һәйкәл Уфа шәһәрендә 1985 елда ачыла. Ул Бөек Ватан сугышында үзенең  бомбардировщигын дошман колоннасына юнәлтә. Һәйкәлнең авторы – БАССРның атказанган рәссамы Александр Панов.

Чәчәкләр салганнан соң республика башлыгы МХО ветераннары белән очрашты, скверны карады.

Чыганак: БР Хөкүмәте.

https://glavarb.ru/ru/news/event/radiy-habirov-vozlozhil-cvety-k-pamyatniku-nikolaya-gastello-v-chest-100-letiya-odk-umpo-80082/

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас