

Бүген юлга чыксаң – юл тулы машина. Моннан берничә ел элек әле зур юлларда ял көннәрендә генә автомобильләр күп булса, бүген инде эш көнендә дә, иртән дә, кичен дә машиналарның азайганы юк. Өстеңә авырдай булып үтеп киткән фуралар агымы да елдан-ел арта. Шуңа түләүле юллар төзү замана соравына әйләнеп бара. Акча түләсәң – түлисең, аның каравы кирәкле урыныңа күпкә тизрәк һәм яхшы юлдан барып җитәсең. “Восток” федераль автоюлының Башкортстан аша үткән түләүле участогы ачылуын да күпләр көтеп алды.
М-12 “Восток” федераль автоюлының Дүртөйле-Ачит участогында хәрәкәт ачылуга 16 июльдә Русия Президенты Владимир Путин үзе старт бирде.
“Бүген без 275 чакрымнан артык озынлыктагы “Дүртөйле – Ачит” яңа автомобиль юлы участогын ачабыз. Ул М-12 “Восток” трассасының мөһим өлеше булачак. Аны сафка керткәч, заманча автомагистральләр Санкт-Петербург һәм Мәскәүне Урал башкаласы – Екатеринбург – белән тоташтырачак. Трассаның тоташ буена бер генә светофор да булмаган, тизйөрешле хәрәкәт оештырылган, шуңа Екатеринбургтан Мәскәүгә барып җитү вакыты ике тапкырга диярлек кыскарачак”, – диде ул видеоконференция режимында.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, юлны ачуда катнашып, Владимир Путинга республика халкы исеменнән төбәккә ярдәм иткәне һәм М-12 юлының участогын Башкортстан территориясе буенча төзү йөкләмәсе биргәне өчен рәхмәт белдерде.
“Ике елдан чак кына артык вакыт эчендә республика заманча, матур һәм уңайлы 205 чакрым магистраль алды. Башкортстанда яшәүчеләр өчен ул Екатеринбургка, Мәскәүгә, Казанга кадәр юлны бер ярым тапкырга кыскарту дигән сүз. Бу – хәвефсез, бик кирәкле юл. Владимир Владимирович, әлеге юл республиканың күбесенчә авыл районнары буенча уза һәм ул бу районнарның икътисады үсешендә этәргеч булачак”, – диде Радий Хәбиров.
***
Трассаның 140 чакрымы безнең республика территориясенә туры килә. Ул Дүртөйле, Борай һәм Тәтешле районнары аша уза. 2024 елның декабрендә сафка керте гән М-7 “Волга” юлының 65 километр участогын да исәп кә алып, Башкортстан барлык кирәкле инфраструктуралы 205 чакрым заманча трасса алды. Шулай итеп, Башкортстан барлык кирәкле инфраструктуралы 205 чакрым заманча трасса алды. Хәзер Уфадан Екатеринбургка кадәр – ике сәгатькә тизрәк, ә Пермьгә кадәр өч сәгатькә диярлек тизрәк барып җитәргә мөмкин булачак.
Трассаның дүрт полосалы участогында төзелеш-монтаж эшләре 2022 елда башланды. Эшнең иң кызу чорында объектта 5534 белгеч һәм 1957 берәмлек техника эшләде, барлыгы 2 миллион тоннадан артык асфальт-бетон җәелде. 33 юлүткәргеч, 145 суүткәргеч торба, 12 күпер, шул исәптән Борай районының Вострецово авылы янында Агыйдел аша 813 метр озынлыктагы күпер һәм башка кирәкле корылмалар төзелде.
Дүртөйле-Ачит трассасында 242 видеокамера, 249 билге һәм мәгълүмат таблосы, 71 транспорт детекторы һәм 7 метеостанция урнаштырылган. “Свободный поток” контактсыз түләү системасы эшли. Тарификация өч өлешкә бүленә: Дүртөйле – Борай, Борай – Октябрьский, Октябрьский – Ачит.
Бу юлда авария комиссарлары хезмәтенең 12 экипажы эшләячәк. Алар автомобильчеләргә тәүлек буе һәм түләүсез ярдәм күрсәтә. Мәсәлән, тәгәрмәч алмаштыруда, аккумулятор утырган очракта, шулай ук ягулык беткәндә һәм эвакуация хезмәтен чакыртырга кирәк булганда ярдәм итә алалар.