Яңалыклар
16 июль 2025, 17:58

Владимир Путин Дүртөйле-Әчит юлына старт бирде

Хәзер Екатеринбургтан Мәскәүгә барып җитү вакыты ике тапкырга диярлек кыскарачак.

https://www.bashinform.ruhttps://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Бүген, 16 июльдә, Русия Президенты Владимир Путин М-12 “Восток” федераль автоюлының Дүртөйле-Әчит участогының 275 чакрым юлында хәрәкәт башлауга видеоконференция режимында старт бирде. Аны ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.

“Бүген без 275 чакрымнан артык озынлыктагы “Дүртөйле – Әчит” яңа автомобиль юлы участогын ачабыз. Ул М12 “Восток” трассасының мөһим өлеше булачак. Аны сафка керткәч, заманча автомагистральләр Санкт-Петербург һәм Мәскәүне Русиянең алдынгы фәнни, сәнәгать һәм мәдәни үзәге булган Урал башкаласы – Екатеринбург – белән тоташтырачак.  

Трассаның тоташ буена бер генә светофор да булмаган, тизйөрешле хәрәкәт оештырылган, шуңа Екатеринбургтан Мәскәүгә барып җитү вакыты ике тапкырга диярлек кыскарачак.

Нәтиҗәдә автотранспортта йөрү уңайлырак һәм хәвефсезрәк булачак, пассажирлар һәм йөкләр саны артачак, эчке туризм үсешенә яхшы этәргеч булачак.

Әлеге трасса узган төбәкләр икътисади нәтиҗәне сизәчәк. Алар – Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород, Свердловск өлкәләре, Чувашия, Татарстан һәм Башкортстан республикалары, шулай ук Пермь крае. Бу төбәкләр үзләренең инвестиция потенциалын һәм эшлекле активлыгын арттырачак, территорияләрне комплекслы үзләштереп, яңа производстволар ача һәм югары түләүле эш урыннары булдыра алачак.

Трассаны төзү барышында төрле инженерлык корылмалары комплексы, күперләр, юл кичешләре, юлүткәргечләр төзелде. Яңа участок шулай ук төзекләндереләчәк, заманча сервис объектлары, машина кую урыннары, заправкалар һәм элемтә белән тәэмин ителәчәк.

“Восток” трассасын алга таба да үстерергә ниятлиләр – аны Төмәнгә кадәр озайтырга һәм Себер белән Ерак Көнчыгышның яңартылган автоюл челтәре белән бәйләргә кирәк булачак.

Әлбәттә, Казахстан, Монголия, Кытай һәм Корея Халык-Демократик Республикасы белән дәүләт чикләренә автотранспорт юлларын төзү мәсьәләләре дә каралачак. Ә бүген ачыла торган автомобиль юлы участогы, бар трасса кебек үк, “Автодор” дәүләт компаниясе идарәсендә тора”, – диде ил җитәкчесе.

Радий Хәбиров Владимир Путинга республика халкы исеменнән төбәккә ярдәм иткәне һәм М12 юлының участогын Башкортстан территориясе буенча төзү йөкләмәсе биргәне өчен рәхмәт белдерде.

“Ике елдан чак кына артык вакыт эчендә республика заманча, матур һәм уңайлы 205 чакрым магистраль алды. Башкортстанда яшәүчеләр өчен ул Екатеринбургка, Мәскәүгә, Казанга кадәр юлны бер ярым тапкырга кыскарту дигән сүз. Бу – хәвефсез, бик кирәкле юл. Владимир Владимирович, әлеге юл республиканың күбесенчә авыл районнары буенча уза һәм ул бу районнарның икътисады үсешендә этәргеч булачак. Без бердәм команда булып эшләдек, чөнки биредә эшләүче компанияләргә ярдәм күрсәтергә куштыгыз. Бүген Автодорга рәхмәт белдерәсем килә, чөнки монда заманча технологияләр кулланылды, эш көйле, бик яхшы барды”, – диде Радий Хәбиров.

***

Трассаның 140 чакрымы безнең республика территориясенә туры килә. Ул Дүртөйле, Борай һәм Тәтешле районнары аша уза. Дүрт полосалы трассаның бу участогында төзелеш-монтаж эшләре 2022 елда башланды. Эшнең иң кызу чорында объектта 5534 белгеч һәм 1957 берәмлек техника эшләде, барлыгы 2 миллион тоннадан артык асфальт-бетон җәелде. 33 юлүткәргеч, 145 суүткәргеч торба, 12 күпер, шул исәптән Борай районының Вострецово авылы янында Агыйдел аша 813 метр озынлыктагы күпер һәм башка кирәкле корылмалар төзелде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас