

Республика басуларында көзге шепкәнне (рыжик) җыя башладылар.
Быел аны 12 районда үстерделәр. Бу кыйммәтле майлы культура барлыгы 6 мең гектардан артык мәйданга чәчелгән иде.
Көзге шепкәнне урып-җыюга беренчеләрдән булып Туймазы аграрийлары чыкты. Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматы буенча, алар 370тән артык гектардагы уңышны чапканнар, шуның 280 гектары суктырылган. 300 тонна май орлыгы суктырылган, уңдырышлылык – гектардан 11 центнер.
Ярмәкәй районында да көзге шепкәнне җыя башлаганар.
Белешмә:
Рапс, сурепица кебек үсемлекләрдән аермалы буларак, рыжик кырыс кышларны яхшы кичерә. Җылылыкка һәм дымга, шулай ук туфракка таләпчән түгел диярлек. Шепкән тиз өлгерә торган культураларга керә. Көзге арыш белән чагыштырганда, 7-10 көнгә иртәрәк – июльнең икенче декадасында – өлгерә. Ә коры елларда июнь ахыры-июль башында җитешә.
Шепкән мае орлыклардан алына. Ул күп тармакларда киң кулланыла. Ә май кислоталарының уникаль нисбәте аркасында аңа азык-төлек сәнәгатендә, медицинада, парфюмериядә, косметологиядә, кулинариядә һәм башка өлкәләрдә сорау зур булырга мөмкин.