

Русия төбәкләрендә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм итү куркынычы булганда мобиль интернетны вакытлыча сүндереп тору күренешләре башланды.
Кызганычка каршы, бу күренеш Башкортстан Республикасын да урап узмады. Без инде интернетсыз тормышны күз алдына да китерә алмыйбыз. Ләкин шуны аңларга кирәк: бу күренеш вакытлыча, фаҗига түгел һәм тере аралашудан да яхшырагы юк икәнен искә төшерергә бер мөмкинлек.
Шулай ук, Башкортстанда интернет начар тоткан ял итү урыннары да күп. Сезгә җәйге вакытны әрәм итмичә, аларның берничәсен булса да карап чыгарга тәкъдим итәбез.
Интернет булмаган ял итү урыннары
Киңәшләр
Банк карталарын оф-лайн режимына алдан ук күчереп куегыз.
Үзегез белән тере акча алыгыз. бөтен җирдә дә терминал эшләми.
Әгәр тауларга яисә ерак урынга китсәгез, туганнарыгызга алдан хәбәр итегез.
Фото: bashenc.online