

Бүгенге көннән АИ-92 бензинының литры 56,05 сум (+40 тиен) тора. АИ-92 ATUM бер атна эчендә шулай ук 40 тиенгә арткан һәм литры өчен 57,15 сумга җиткән. АИ-95 atum маркалы бензин хәзер автомобиль сөючеләргә литры өчен 60,85 сумга төшәчәк (+40 тиен). АИ-100 литрының бәясе 80,65 сум тәшкил итә.
Дизель ягулыгына бәяләр үзгәрешсез калды — литры өчен 68,60 сум.
Башка нефть-газ компанияләренең ягулык салу станцияләрендәге бәяләргә килгәндә, мәсәлән, Башкортстандагы «Лукойл» заправкасында АИ-92 Экто литры 58,24 сум тора, Аи-95 Экто - 62,68 сум, АИ-100 Экто - 87,18 сум, экто дизеле - 70,46 сум.
«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.