

Быелның гыйнварыннан милекне бүләк итү килешүләре нотариуста мәҗбүри танылырга яки расланырга тиеш. Әмма моның өчен дәүләт пошлинасы карала.
“Нотариусның катнашуы мошенниклык схемаларына киртә куйды, – ди Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев. – Әмма килешү таныклыгы өчен дәүләт пошлинасы түләргә кирәк. Бу – уртача 25-30 мең сум. Күчемсез милек бәясе белән чагыштырганда, сумма зур түгел, ләкин милек хокукын гаилә эчендә тапшыру очрагында ул шактый сизелерлек булырга мөмкин”.
Шуңа Башкортстан парламенты Дәүләт Думасына әлеге суммасы азайтуга кагылышлы закон проекты әзерләп керткән иде. Соңгы укылышта Дәүләт Думасы РФ Салым кодексына дәүләт пошлинасын түләгәндә ташламаларны киңәйтүгә үзгәреш кертәчәк федераль закон проектын кабул итте.
Дәүләт Җыелышында аңлатуларынча, закон якын туганнар арасында бүләк итү килешүләрен раслаган нотариус хезмәтләре бәясен ике тапкырга киметә. Мондый туганнар дип әти-әниләр, балалар, картәтиләр, картәниләр, оныклар, бертуганнар, шул исәптән әти яки әниләре уртак булган туганнар санала.
“Яңа закон кабул ителгәч, якын туганнардан билгеләнгән тарифның яртысы гына алыначак”, – ди парламент спикеры.
Закон рәсми басылып чыгу белән үз көченә керәчәк.