+24 °С
Яңгыр


Бөрҗән районының Иске Монасыйп авылы янында аю Агыйдел елгасын кичеп чыккан.
Ул елганы йөзеп чыккан урында ял итүче кешеләр дә булган. Шуңа бу күренеш социаль челтәрләргә тиз таралган.
Видеодан күренүенчә, аю шау-шулы компаниядән куркып булса кирәк, ярга чыгып җитү белән урманга кача.
“Быел аюлар кешеләр янына еш чыга. Авыл кешеләренең кайсыберәүләре хәтта урманга җиләккә йөрергә дә курка. Аюлар туристларны да куркыта”, – диләр Бөрҗән халкы.

