+21 °С
Болытлы


Уфа мэры Ратмир Мәүлиев шәһәрнең урамнарын шампунь белән юарга кушты.
Бу атнада үткән “Уфа мохите” киңәшмәсендә ул шәһәрнең, бигрәк тә гранит тротуар плитәләре салынган урамнарның чисталыгы мәсьәләсен күтәрде.
Бу зоналарның пөхтәлеген саклау өчен шәһәр башлыгы махсус төркем төзергә тәкъдим итте. Аларга щеткалар һәм юу чаралары, шул исәптән шампунь бирергә кирәк, – диде ул.
Киңәшмәдә катнашучылар бу карарны хупладылар.
Ә сез хуплыйсызмы?