Яңалыклар
10 июль 2025, 10:56

«Әр-Рәхим» мәчетендә төзү эшләре бара

"Проектны ахырына кадәр илтеп җиткерәчәкбез»,— дип белдерде Радий Хәбиров.

«Әр-Рәхим» мәчетендә төзү эшләре бара«Әр-Рәхим» мәчетендә төзү эшләре бара
«Әр-Рәхим» мәчетендә төзү эшләре бара

10 июльдә республика җитәкчесе Радий Хәбиров «Әр-Рәхим» мәчетенең төзелеш мәйданында эшләр барышы белән танышты.

         Мәгълүм булуынча, мәчет 2006 елда төзелә башлаган. Тәнәфесләр ясый-ясый, төзелешне төрле инвесторлар финанслады.  2016 елның җәендә эшләр туктатылды.  2023 елның сентябрендә Башкортстан Башлыгы «Әр- Рәхим» мәчетен төзү  мәсьәләсе буенча эш киңәшмәсе үткәрде.  Шуннан соң белгечләр объектны тикшерде һәм аның торышын бәяләде. 2024 елның апрелендә төбәк җитәкчесе мәчет төзелешенең кабаттан тергезелүен белдерде.

         Бүген исә, төзелеш мәйданында Уфаның Инвестицияләр-төзелеш комитеты директоры Марат Васимов төзүчеләрнең мәчет манараларын йөзләү эшләрен тәмамлавын белдерде.  Шулай ук түбәсендә дә эшләр тәмамланган.  Быел мәчетнең тышын бизәү, витражлар һәм пыялалар кую, тәрәзәләрен алмаштыру һ.б. мөһим эшләр дәвам иттереләчәк. Кышка җылылык бирү планлаштырылган. Мәчет территориясен төзекләндерү эшләре исә киләсе елда планлаштырылган. Шулай ук эчке бизәү эшләре дә байтак вакытны алачак.  «Иң мөһиме — эшләрне тергездек һәм аны туктатмау әһәмиятле бурыч. Проектны ахырына кадәр илтеп җиткерәчәкбез»,— дип белдерде Радий Хәбиров.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас