

26 — 27 июльдә Уфадагы "Кашкадан" мәдәният һәм ял үзәгендә "Рәхәт" дип аталган Бөтен Русия мунча фестивале үтә.
Оештыручылар сүзләренә караганда, чара тармак белгечләрен, энтузиастларны һәм бу йолаларны белгәннәрнең һәммәсен дә берләштерә. Чара 25 мең кешегә исәпләнгән.
Мунча осталыгы буенча чемпионатлар – Идел буе федераль округы ярышлары, “Жогово” һәм күмәкләп парлану буенча Русия чемпионаты, саулык, туризм, мунча технологиялары буенча осталык дәресләре, коену, чандар, аттракционнар үткәрү, ярминкә оештыру һәм башка чаралар каралган. Әйткәндәй, «Рәхәт»кә теләге булган һәр кем килә ала.
"Башкортостан" сайтыннан.