Яңалыклар
10 июль 2025, 06:23

Башкортстанда кыш 15 сентябрьдә башлана, ди...

Булмас, димә... 

https://vk.comhttps://vk.com
https://vk.com

Быел федераль властьлар төбәкләрдә коммуналь хезмәтләрнең кышкы сезонга әзерлек срогын климат шартларына туры китереп үзгәртте. Башкортстан өчен ул 15 сентябрь дип билгеләнгән. Үткән җылыту сезоны 1 октябрьдә старт алган иде.

Шулай итеп, хәзер яңа кагыйдәләр буенча районнар җылыту сезонына әзерлек паспортын элекегә караганда 2 ай алданрак алырга тиешләр.

“Хакимият башлыкларының әлеге мәсьәләгә җитди каравын сорыйм. Әзерлек срогы сизелерлек кыскарды", – диде Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә.

1 июльгә кышка уртача әзерлек 31,4% дип бәяләнә. Гомумән алганда, әзерлек темплары үткән елгы күрсәткечләргә туры килә. Әлеге вакытта Аскын, Борай, Мишкә, Миякә, Кыйгы районнарында эшләр кызу бара.

Чанаңны – җәй, арбаңны кыш әзерләп куй дип борынгылыр белми әйтмәгән инде ул.

Гүзәл Гаянова.

Читайте нас