

“Госуслуги Дом” мобиль кушымтасында күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен яңа мөмкинлек барлыкка килде.
Хәзер авария очрагында идарә итүче оешма Торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасына керткән рәсми телефон буенча авария-диспетчерлык хезмәтенә шалтыратырга мөмкин.
Диспетчерлыкка шалтырату өчен кулланучыларга кушымтаның төп экранына күчәргә һәм “Авария” төймәсенә басарга кирәк. Кушымта нинди очракларда авария-диспетчерлык хезмәте белән элемтәгә керергә кирәклеген күрсәтер: мәсәлән, әгәр өйдә торба шартласа, электр энергиясе югалса яки газ исе сизелсә. Экран астында шалтырату өчен номер чагылачак. Әгәр номер юк икән, идарәче оешмага гариза бирергә була. Кушымтада номер булу-булмавын алдан тикшерү мөһим.
Кушымтада “Дәүләт хезмәтләре” порталында расланган исәп язмасы аша авторизация үтәргә мөмкин. Фатир яки шәхси йортның милекчеләре булмаган торакчыларга торак белән идарә итәргә һәм шул исәптән авария хәлендәге шалтыратулар ясарга мөмкинлек булсын өчен милекчедән кунак керү мөмкинлеге алырга кирәк булачак.
Кушымтаны түбәндәге сылтама буенча күчереп алырга мөмкин: https://redirect.appmetrica.yandex.com/serve/315953704714916676