

Секциянең темасы:"Ясалма фәһем хәзерге укытучы кулында гы инструмент: Русиянең әйдәп баручы фәнни оешмаларының тәҗрибәсе".
Тема бик заманча, шуңа зал шыгрым тулы, басып торучылар да, идәнгә утырып тыңлаучылар да бар. Спикерлар Денис Янышев, Анатолий Антипов, Марина Абдрахманова, Артем Гарин, Дмитрий Чермошенцев, Виолетта Агаяннарның чыгышы күп сораулар да тудырды.
Бер сүз белән әйткәндә ЯФ бик шәп чара, инструмент, ә кеше барысы өчен дә җаваплы. Мәсәлән, медицина өлкәсендә!
Шулай ук әдәби караклык- плагиатоык булганда аны көйләүче хокукый- юридик сораулар белән нишләргә? Ялган хәбәр- фейкларны ничек авызлыкларга һәм башка шундыйлар. Бу мәсьәләләрне закон белән көйләү башланып кына килә икән. Шулай итеп, ЯФ изгелеккә дә, явызлыкка да хезмәт итәргә мөмкин, димәк, барысы да үзебездән, кешедән тора. Бар җаваплылык безгә төшә.
Рәүф Илрисов.