

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров төбәк матбугат чараларының “Мультиформатлы заманда матбугат” дип аталган конференциядә катнашты. Ул Уфаның вузара кампусның геном үзәгендә үтте. Русия Журналистлар Союзы рәисе Владимир Соловьев, РБК телеканалы идарә итчүе директоры (Мәскәү шәһәре) Илья Доронов чараның абруйлы кунаклары булды.
Андрей Назаров үзенең чыгышында: “Төбәк матбугат чаралары өчен уникаль мөмкинлекләр бар, - диде. – Федераль медиа чаралары аудитория өчен көрәш алып барса, төбәк матбугаты заманча аудиториягә ышанычлы, якын мәгълүмат тәкъдим итә ала. Мондый шартларда мультиформат дәүләт сәясәтенең төп элементына әверелә”. Башкортстанда беренче булып хәрби журналистларның статусын тану турында закон кабул иттеләр. Бу закон элекке елларда кайнар нокталарда булган журналистларга да кагыла.
Уфв шәһәрендәге Матбугат йортын заманча медиа үзәккә әйләндерергә ниятлибез, диде Андрей Назаров.
Чараның азагында матбугат чараларында озак еллар хезмәт иткән хезмәткәрләргә мактаулы исемнәр тапшырылды. Өч журналист атказанган матбугат хезмәткәре исеменә лаек булды.