Яңалыклар
2 июль 2025, 07:10

“Za единство страны” фестивале узачак

Ул Зилаер районында 15 июльдән 17 июльгә кадәр уза. 

Башкортстанда “Za единство страны” фестивале узачак.

Зилаер районында 15 июльдән 17 июльгә кадәр “Za единство страны – Za бердәмлек” фестивале узачак.

Фестиваль дүрт мәйданчыкны үз эченә ала:

- студентлар өчен “Самородок – Аҫылташ” яшьләр форумы;

- Башкортстанда эшләүче яшьләрнең туристик слеты (предприятие хезмәткәрләре өчен);

- Башкортстан студентларының туристик слеты (студсоветлар, профсоюзлар һәм тулай торак советлары өчен);

- республикадан чыккан студентлар өчен “Республика һәм ил белән бергә” яшьләр форумы.

Башкортстаның яшьләр министры Вито Сабиров билгеләп үткәнчә, катнашучылар Росмолодежи конкурсы кысаларында үзләренең социаль проектына 1 миллион сумга кадәр грант ота ала.

Катнашу бушлай. Сылтама буенча теркәлергә: https://clck.ru/3MpAGv

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас