

Русиядә иҗтимагый территорияләрне сайлау буенча тавыш бирү тәмамланды.
2021 елдан иҗтимагый территорияләрне сайлау электрон форматта “Дәүләт хезмәтләре” платформасында уза. Быел бер Башкортстанда гына да тикшерү өчен 241 территория тәкъдим ителде.
53 көн эчендә илдә 16,5 миллионнан артык кеше тавыш биргән, шуларның 770 меңнән артыгы – безнең республикада яшәүчеләр, ә бу тоташ ил буенча гомум санның 5 проценты. Шартлы әйткәндә, Башкортстанның һәр бишенче кешесе үз сайлавын ясаган. Мондый саннар безнең республикада яшәүчеләрнең әйләнә-тирә мохиткә битараф булмавын ачык күрсәтә.
Бу уңайдан Башкортстанда волонтерлар зур роль уйнады – нәкъ менә алар тәкъдим ителгән төзекләндерү объектлары буенча консультацияләр бирде. Аларның ярдәме нәтиҗәсендә тавыш бирүгә 511 мең кеше җәлеп ителгән, ягъни барлык тавышларның 66 проценты – бик зур сан!
Исегезгә төшерәбез, 2024 ел башында дәүләт башлыгы Владимир Путин “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” проектын 2030 елга кадәр озайту турында белдерде. Димәк, без тагын ким дигәндә 5 ел тавыш бирәчәкбез һәм әйләнә-тирәне төзекләндерүгә үз өлешебезне кертәчәкбез. Бу исә төбәкләрдә меңнәрчә яңа парклар, скверлар, яр буйлары, мәйданнар һәм башка иҗтимагый территорияләр барлыкка киләчәк дигән сүз.