Яңалыклар
2 июль 2025, 07:51

Безнең яшь архитекторлар беренче урынны алды

Уфа дәүләт нефть техник университеты архитекторлары командасы халыкара конкурста җиңде. 

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Уфаның Вузара студентлар кампусы резиденты булган Уфа дәүләт нефть техник университеты архитекторлары командасы Новосибирскида “Vetonit 2024-2025” халыкара студентлар конкурсының финалында беренче урынны яулады.

Бәйгегә Русия һәм Белоруссия югары уку йортларыннан 160 студенттан 66 эш тапшырылган. Финалга  иң яхшы 18команда үтте, алар арасында бишесе – Уфа дәүләт нефть техник университеты Архитектура-төзелеш институтының архитектура кафедрасыннан.

– 2024-2025 елгы сезонның темасы “Кызыл казармалар” мәдәни мирас объекты территориясен үстерү проектын комплекслы эшләү һәм Новосибирскиның  3нче клиник психиатрия дәваханәсе территориясендә креатив кластер булдыру булды. Конкурсантларга катлаулы бурычны хәл итәргә кирәк иде: кластерны тарихи кыйммәтен саклап калып проектларга, булган корпусларны тотрыклы үсеш принциплары буенча модернизацияләргә һәм RENGA программа комплексында яңа медиаүзәкнең BIM-моделен төзергә, – ди “Архитектура” кафедрасы мөдире Светлана Байморатова.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, Башкортстан командасы проекты тарихи территорияне регенерацияләүгә тирән якын килүне, цифрлы проектлау инструментларын үзләштерүнең югары осталыгын күрсәтте.

Икенче урынны – Белоруссия студентлары, өченче урынны Ростов командасы алды.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас