

Бүген республика тарихында зур вакыйгаларның берсе – халкыбызның милли батыры Салават Юлаевның һәйкәлен төзекләндерү эшләре башланды. Шул уңайдан Башкортстан Милли музеенда Салават Юлаев образын популярлаштыру һәм хәтерен саклауга багышланган брифинг узды.
Чарада Русия Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, Русия хәрби-тарихи җәмгыятенең төбәк бүлеге рәисе, тарих фәннәре кандидаты Рамил Рәхимов, Башкортстанның мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы идарәсе башлыгы Салават Кулбахтин, Милли музей директоры Рөстәм Исхаков, Салават районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Илгиз Бәдретдинов, “Салават җире” тарихи-мемориаль комплексы вәкиле, тарихчы, археолог Айнур Ситдыйков чыгыш ясады. Алар Салават Юлаевның тарихи мирасын саклау буенча алып барылган эшләр турында сөйләделәр, республикабызның милли герое истәлеген мәңгеләштерү буенча алдагы эш планнары белән уртаклаштылар һәм герой һәйкәлен реконструкцияләүнең барлык этапларын җентекләп аңлаттылар.
Рамил Рәхимов Пугачев фетнәсе тарихы буенча кызыклы мәгълүмат бирде, ул тарихның төрле этапларында Салават Юлаев образының кешеләр аңында ничек үзгәрүе турында сөйләде.
Салават Кулбахтин һәйкәлне реставрацияләүнең этаплары турында җентекләп аңлатты. Аның әйтүенчә, барлык технологик документация һәм тергезү эшләре процессы һәйкәлнең ничек төзелгәненә тәңгәл булачак. Монумент Сосланбәк Тавасиевныкы кебек үк булачак. Югыйсә, ул федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты статусын йөртә алмаячак.
– Законга ярашлы, бернинди яңалыклар һәм яңа элементлар булырга тиеш түгел. Һәйкәл барлык яктан норматив-хокукый актлар белән якланган. Реставрация эшләренә Русия Сәнгать академиясе президенты Василий Церетели җитәкчелек итәчәк, – диде Салават Нәзир улы.
Рөстәм Исхаков Милли музей филиалы булган Салават Юлаев музееның реэкспозициясе турында сөйләде.
Илгиз Бәдретдинов Салаватның кече Ватаны, батырга багышланган мөһим чаралар турында бәян итте. “Салават җыены” фольклор бәйрәме, Юлаевның туган көненә багышланган әдәби бәйгеләр, батыр яшәгән урыннар буенча туристик маршрутлар һәм “Без – Салават токымы” профильле лагерь сменалары – болар барысы да милли батырның хәтерен саклауда мөһим роль уйный.
“Янган-Тау” геопаркының тарихчы-археологы Айнур Ситдыйков “Салават җире” комплексының барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Комплексның беренче елында аны 56 мең турист килеп күргән. Быел бу кадәр кеше килүенә өмет итмиләр, чөнки яңа күргәзмә белән танышырга иң күп кеше нәкъ менә беренче көннәрдә килә. Әмма киләчәктә туристлар саны артыр дигән ышанычын белдерде Айнур Ситдыйков.
Ни дисәң дә, безнең халыкта тарихи рух көчле һәм ул буыннан-буынга күчеп килә. Моны Салават Юлаев һәйкәленең киләчәге белән кызыксынучылар саны күп булу да дәлилли.