Яңалыклар
27 июнь 2025, 15:23

Уфада түләүле парковкалар ачылды

Башкалада алар өчен тарихи үзәкнең тугыз участогында 1188 урын билгеләнгән.

Уфада түләүле парковкалар ачылдыУфада түләүле парковкалар ачылды
Уфада түләүле парковкалар ачылды

Бер сәгатьнең бәясе 40 сум тәшкил итәчәк. Беренче 20 минут - бушлай. Парковка өчен берничә ысул белән түләргә мөмкин: parking02.ru порталында , «Горпарковки» мобиль кушымтасы аша, 2730 кыска номерлы СМС ярдәмендә яки якындагы банкоматта. Түләмәгән өчен 1500 сум күләмендә штраф салыначак.

Уфа администрациясе хәбәр иткәнчә, «Горпарковка» мобиль кушымтасында һәм parking02.ru сайтында түләү функциясе каралган. Әлеге опция ярдәмендә машина кую урыны өчен агымдагы тәүлекнең 23.59 сәгатенә кадәр түләргә мөмкин, бу очракта штраф билгеләмәячәкләр.

Парковка өчен түләргә кирәк булмаган очраклар да каралган. Бу - транспорт чарасын 20 минуттан да кимрәк вакытка, эш көннәрендә 21.00 сәгатьтән 7.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә куйганда.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас