+21 °С
Болытлы


Башкортстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 27 июньдә якындагы сәгатьтә һәм тәүлек ахырына кадәр республикада урыны белән көчле яңгырлар, эре боз, яшен, җилнең секундына 21-26 метрга кадәр көчәюе көтелә, дип кисәтә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искә төшерә:
агачлардан, реклама щитларыннан һәм беркетелгән конструкцияләрдән ераграк торыгыз;
балаларны караучысыз калдырмагыз;
автомобильне агачлар астына һәм металл профлистлардан ясалган коймалар янына куймагыз.