Яңалыклар
27 июнь 2025, 14:01

Җир асты байлыгын ничек сакларга?

Башкортстанның Урал аръягы табигый матурлыгы белән генә түгел, үзенең җир асты байлыгы белән дә җәлеп итә. Анда Менделеев таблицасының зур өлеше, шул исәптән алтын запаслары ята. Аларны әйләнә-тирәдәге ландшафтка зыян китермичә, җирле халыкның тормыш барышын бозмыйча алу - җиңелләрдән түгел.

Җир асты байлыгын ничек сакларга?Җир асты байлыгын ничек сакларга?
Җир асты байлыгын ничек сакларга?

Башкортстанның Урал аръягы табигый матурлыгы белән генә түгел, үзенең җир асты байлыгы белән дә җәлеп итә. Анда Менделеев таблицасының зур өлеше, шул исәптән алтын запаслары ята. Аларны әйләнә-тирәдәге ландшафтка зыян китермичә, җирле халыкның тормыш барышын бозмыйча алу - җиңелләрдән түгел. Һәрвакыттагыча, берәүләр аны бөтен җаваплылыгы белән хәл итә, икенчеләре «иңбашыннан чаба».

Чагыштырмача күптән түгел генә субрегионда табигатькә ачыктан-ачык вәхши мөнәсәбәт очраклары булды, һәм халыкның мәнфәгатьләренә дә җир асты байлыкларын эшкәртүчеләрнең кайберләре төкереп карады.

— Республикабызның җир асты байлыкларын эшкәртү проблемасы, бигрәк тә Урал аръягының кайбер районнарында, безнең халык өчен бик мөһим, — диде җир асты байлыкларыннан файдалану буенча Федераль агентлык, федераль структураларның территориаль органнары, хокук саклаучылар, шулай ук Учалыда җир асты байлыкларын эшкәртү белән шөгыльләнүче предприятиеләр җитәкчеләре катнашында узган шау-шулы күчмә утырышта Радий Хәбиров. Ул вакытта ул «кешеләрне җир асты байлыкларыннан файдаланучылар белән ялгыз калдырмаска» вәгъдә иткән иде. — Алар кайбер җир асты байлыкларыннан файдаланучыларның кануннарны бозуына турыдан-туры дәгъва белдерә, - дип сөйләде республика Башлыгы җирле халык белән очрашулары турында. - Асылда, безнең җир асты байлыкларын варварларча эшкәртәләр. Моның белән халык катгый рәвештә килешми. Моның белән без дә килешмибез, әлбәттә. Ведомствоара комиссия безгә бергәләп карар кабул итәргә һәм бүтән вәхши эшләнмәләргә юл куймаска мөмкинлек бирә.

 

“Авгий абзарлар”ын чистарту җиңел түгел, моның өчен вакыт һәм көч кирәк. Шул ук вакытта МВК эшенең аерым юнәлеше булып җир асты байлыкларыннан файдаланучылар турындагы мәгълүматны системалаштыру һәм алар белән социаль-экологик җаваплылык принциплары нигезендә эш оештыру буенча эшчәнлек тора.

Ике елдан артык элек «Роснедр» җитәкчесе тарафыннан 31 нче боерык имзаланды, аның нигезендә Урал аръягы мәйданы 2025 елга кадәр федераль бюджет акчалары хисабына геологик өйрәнү өчен җир асты кишәрлекләре исемлегенә кертелде. Моның белән республиканың Урал аръягы районнарында компанияләргә лицензияләр бирүгә мораторий кертелде. Соңрак ул 2028 ел ахырына кадәр озайтылды. Әмма бу гамәлләр уен кагыйдәләрен тамырдан үзгәртмәде. Петербург икътисадый форумы кырларында «Роснедра» агентлыгы җитәкчесе Олег Казанов белән очрашуда Радий Хәбиров шуны әйтте дә инде.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас