Яңалыклар
27 июнь 2025, 15:49

Эш эзләүче эшле булыр

27 июньдә Бөтенрусия эшкә урнаштыру ярминкәсенең 62 мәйданчыгында республика эш бирүчеләре үзләренең иң яхшы вакансияләрен тәкъдир иттеләр һәм яшь эш эзләүчеләрнең мөмкинлекләре турында сөйләделәр.

Эш эзләүче эшле булырЭш эзләүче эшле булыр
Эш эзләүче эшле булыр

27 июньдә Бөтенрусия эшкә урнаштыру ярминкәсенең 62 мәйданчыгында республика эш бирүчеләре үзләренең иң яхшы вакансияләрен тәкъдир иттеләр һәм яшь эш эзләүчеләрнең мөмкинлекләре турында сөйләделәр.

Анда катнашучылар хезмәт базарын, кирәкле һөнәрләрне өйрәнделәр, ачык лекцияләргә һәм түгәрәк өстәлләргә йөрделәр, карьера квестлары үттеләр һәм фишкалар тутырылган хезмәт кенәгәләрен күңелле бүләкләргә алмаштырдылар.

- Эшкә урнаштыру ярминкәләре безнең предприятиеләргә югары уку йортларын һәм көллиятләрне тәмамлаучыларга үзләренең эш процессын күрсәтергә, җитештерүдәге өстенлекләр, хезмәт шартлары һәм карьера перспективалары турында сөйләргә ярдәм итә. Һәм без монда зур потенциал күрәбез: төбәк этабы нәтиҗәләре буенча гына да апрельдә 3000гә якын кеше эшкә урнаштырылды, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары-Башкортстан Республикасының сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова сүзләренчә, өч ел эчендә чараның мондый форматы үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады.

Эш бирүчеләр үзләренә кадрлар җыярга, булачак хезмәткәрләр белән танышырга, укуларын тәмамлаганнан соң аларга килергә, практика яки стажировка узарга өстәмә мөмкинлек ала.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас