Яңалыклар
27 июнь 2025, 15:42

"Ел саен 40-50 комбайн кайтарыла".

Гомсельмаш холдингының (Беларусь Республикасы) РФ буенча сату һәм сервис үзәге директорының беренче урынбасары Владимир Овсянников Гомсельмашның Башкортстан Республикасы белән багланышлары турында сөйләде.

"Ел саен  40-50 комбайн кайтарыла"."Ел саен  40-50 комбайн кайтарыла".
"Ел саен 40-50 комбайн кайтарыла".

Гомсельмаш холдингының (Беларусь Республикасы) РФ буенча сату һәм сервис үзәге директорының беренче урынбасары Владимир Овсянников Гомсельмашның Башкортстан Республикасы белән багланышлары турында сөйләде.

- Без Башкортстан республикасы белән күптәннән һәм тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Безнең күптәнге нәтиҗәле кооперация элемтәләре. Ел саен республикага 40-50 комбайн кайтарыла. Без үз комбайннарыбызда компонентлар базасында Башкортстан Республикасында эшләнгән комплектлау детальләрен дә кулланабыз, бу - төрле металл конструкцияләр, металл компенсатор, гидравлика. Ул шулай ук Башкортстанга күп яңалыклар китерелүен билгеләп үтте.

-Без Россия базарына кергәндә, яңалыкларыбыз беренче Башкортстан Республикасында кулланыла. 2019 ел ахырында шундый хәл булды, без иң куәтле ике азык җыю комплексын Башкортстанда куйдык. Алар әлегә кадәр эксплуатацияләнә.

Хәзер санкцияләргә бәйле рәвештә, без берничә ел бу комплексларның компонент базасын эшкәрттек. Быел шундый бер комбайн күргәзмәгә куелган, аның куәте 650 ат көчен тәшкил итә. Ул шулай ук Башкортстан республикасы кырларында да кулланылачак. Быел без үзйөрешле чапкычны эшләп бетердек, һәм беренчесе 3 көннән Башкортстанга китәчәк.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас