Яңалыклар
25 июнь 2025, 12:00

Бабич премиясендә үзгәрешләр

Документлар 1 июльгә кадәр кабул ителә. Анда 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь авторлар катнаша ала

Бабич премиясендә үзгәрешләрБабич премиясендә үзгәрешләр
Бабич премиясендә үзгәрешләр

2025 елдан Шәйхзадә Бабич исемендәге республика дәүләт яшьләр премиясе күләме арта. Хәзер ул 500 мең сумм тәшкил итәчәк. Яшьләр премиясенә әдәбият, сәнгать һәм архитектура әсәрләре тәкъдим ителергә мөмкин.

Документлар 1 июльгә кадәр кабул ителә. Анда 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь авторлар катнаша ала.

Башкортстан Республикасының яшьләр сәясәте министрлыгы Сәнгать, Архитектура һәм әдәбият өлкәсендә Шәйхзада Бабич исемендәге республика яшьләр премияләренә гаризалар кабул итүне дәвам итә. Конкурс комиссиясе эше йомгаклары буенча иң яхшы эшләр сайлап алыначак һәм тиешле премияләр, дәүләт танылуы һәм, әлбәттә инде, үз проектларын гамәлгә ашыруда дәүләт ярдәме алачак өч җиңүче яисә җиңүче авторларның өч командасы билгеләнәчәк, – ди Башкортстан Республикасы яшьләр сәясәте министры Вито Сабиров,

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас