

Башкортстан башкаласында Уфа моторлар төзү берләшмәсенең 100 еллыгына 400 фатирлы 27 катлы йорт төзелеше тәмамлана. Ул Уфадан булмаган хезмәткәрләре өчен аренда йорты булачак. Әйткәндәй, УМПОның 100 еллыгы рәсми рәвештә 17 июльдә узачак.
Эчке бизәү эшләре тәмамланган һәм көнкүреш техникасы булган студия һәм апартаментларны үз эченә алган фатирлар предприятие исәбенә арендага биреләчәк. Хезмәткәрләргә коммуналь хезмәтләр өчен генә түләргә кала.
“Башкортстан вахтасы” программасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган бу проект кадрлар кытлыгы проблемасын хәл итүгә һәм белгечләрнең башка төбәкләргә китүен булдырмауга юнәлтелгән. Фатирлар мәсьәләсен хәл иткәндә предприятегә 2025 елда эшкә урнашканнарга, бигрәк тә дефицитлы белгечлекләргә өстенлек биреләчәк.
Башка төбәкләргә вахтага китүчеләр күп булган Башкортстан өчен мондый инициативалар аеруча мөһим булып тора.
Бу – предприятиенең кадрлар программасының бер өлеше генә, диләр. Моннан тыш, хезмәткәрләр өчен аренда компенсациясе, ипотекада ярдәм итү, ташламалы туклану һәм башка социаль ярдәм чаралары карала.