Яңалыклар
24 июнь 2025, 15:25

Кайсыбер очракларда түләүле парковкалар бушлай булачак

Кайсыбер категория гражданнар өчен алар бөтенләй бушка булачак. 

bashinform.rubashinform.ru
bashinform.ru

Уфада бу атнада түләүле парковкалар эшли башлый.

27 июньдә Уфада түләүле парковкалар эшли башлаячак. Алар өчен шәһәрнең тарихи үзәгендәге 9 участокта 1188 урын билгеләнгән.

Парковканың бер сәгате 40 сум тора. Беренче 20 минут – бушлай. Берничә юл белән түләргә мөмкин: parking02.ru порталда; “Горпарковки” мобиль кушымтасы аша; 2730 номерына СМС ярдәмендә; якындагы банкоматта. Түләмәгән өчен 1500 сум күләмендә штраф салыначак. “Горпарковки” мобиль кушымтасында һәм parking02.ru сайтында соңыннан түләү функциясе каралган. Шуның ярдәмендә машина кую урыны өчен агымдагы тәүлекнең 23:59 вакытына кадәр түләргә мөмкин, бу очракта штраф билгеләнми. Бүгенге көндә кушымтада 15 меңнән артык кеше теркәлгән.

Парковка өчен түләргә кирәк булмаган очраклар каралган:

- транспорт чарасын 20 минуттан азрак вакытка туктатканда;

- эш көннәрендә 21:00дән 7:00гә кадәр (урындагы вакыт буенча);

- ял көннәрендә һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә;

- спорт, мәгариф, мәдәният, медицина объектлары, шулай ук дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче оешмалар янындагы территориядә туктаганда парковкага кергән вакыттан алып 60 минут эчендә;

- махсус хезмәтләр машиналары (ашыгыч ярдәм, полиция, янгын сүндерү һәм башкалар);

- Бөек Ватан сугышы ветераны идарә иткән йә шундый ветеранны йөртүче техника чарасына;

- сугышчан хәрәкәтләр ветераны идарә итә торган техника чарасына;

- I, II, III төркем инвалид идарә иткән торган яисә шундый инвалидны һәм (яки) инвалид балаларны йөртүче техника чарасына;

- күп балалы дип танылган гаиләдә ата-ананың (уллыкка алучыларның) берсенең яисә милек хокукында опекунның милке булган техника чарасына;

- электр двигательләре белән генә җиһазландырылган техника чарасына.

Ташлама алуга гариза бирү өчен якындагы МФЦга мөрәҗәгать итәргә. Кирәкле документлар – Паспорт, ИНН, СНИЛС, инвалидлык турында таныклык/ветеран таныклыгы/күп балалы гаилә документлары; ПТС яки СТС . “Күп балалы гаилә” һәм “Электромобиль” категорияләре өчен барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салымнар, җыемнар һәм башка мәҗбүри түләүләр буенча бурычлар булмау турындагы белешмә сорала.

Әлеге вакытта 600 кеше ташлама алган да инде, 1500гә якын гариза тапшырылган.

Уфада түләүле парковкалар оештыру турында тулы мәгълүмат түбәндәге сылтама буенча: https://gorodufa.ru/about/info/news/17062025-platnye-parkovki-v-ufe-podrobno/.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас