Яңалыклар
21 июнь 2025, 17:49

Янгыннарны булдырмас өчен

Башкортстанда GSM-модульле автоном рәвештә янгын чыкканын белдерә торган приборларны тарату буенча пилот проекты гамәлгә ашырыла.

Янгыннарны булдырмас өченЯнгыннарны булдырмас өчен
Янгыннарны булдырмас өчен

Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов искәрткәнчә, узган атнада төбәк Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча республиканың 7 муниципаль районында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне GSM-модульле янгын хәбәр иткечләре белән тәэмин итү буенча сынау проекты старт алган. Проект Авыргазы, Бөре, Благовар, Дәүләкән, Караидел, Мишкә һәм Уфа районнарына кагыла. 

 — Җайланма шулай итеп программалаштырылган ки, янгын очрагында сигнал шунда ук берничә номер буенча китә – ашыгыч хезмәтләргә, туганнарга һәм башкалар. Бүгенге көндә бу янгынны аларның үсешенең иртә стадиясендә ачыклауның иң нәтиҗәле чарасы, — дип билгели Первов.

Фото: «Башинформ».

Янгыннарны булдырмас өчен
Янгыннарны булдырмас өчен
Автор:
Читайте нас