Яңалыклар
19 июнь 2025, 10:00

Уфада яңа логистик комплекс булдырылачак

19 июньдә Петербург халыкара икътисадый форумы мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм «Сладкая жизнь» компанияләр төркеме генераль директоры Альберт Гусев республика Хөкүмәтенең «Свит Лайф Фудсервис» ҖЧҖ («Сладкая жизнь»дәүләт корпорациясенә керә) белән хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куйдылар.

Уфада яңа логистик комплекс булдырылачакУфада яңа логистик комплекс булдырылачак
Уфада яңа логистик комплекс булдырылачак

19 июньдә Петербург халыкара икътисадый форумы мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм «Сладкая жизнь» компанияләр төркеме генераль директоры Альберт Гусев республика Хөкүмәтенең «Свит Лайф Фудсервис» ҖЧҖ («Сладкая жизнь»дәүләт корпорациясенә керә) белән хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куйдылар.

Документ Уфада дистрибьюторлык сәүдә үзәге төзүне күздә тота. 36 мең кв. м мәйданлы комплексны 2029 ел ахырына кадәр төзергә планлаштыралар, бу 1 000 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Альберт Гусев хәбәр иткәнчә, үзәкне Уфа–Аэропорт автоюлы янындагы элеккеге Castorama кибете бинасында урнаштырачаклар, аны «Свит Лайф Фудсервис» сатып алган һәм яңадан җиһазландырырга планлаштыра. Киләчәктә склад комплексын ике мәртәбә киңәйтәчәкләр, бу өстәмә инвестицияләр таләп итәчәк.

– Уфада яңа логистик комплекс булдыру безнең дистрибуция челтәрен үстерүдә мөһим адым булачак. Бу Идел буе федераль округында иң заманча бүлү-урнаштыру үзәкләренең берсе булачак, – дип билгеләде Альберт Гусев. – Без проектны Башкортстанда очраклы гына тормышка ашырмыйбыз - республиканың стратегик урнашуы башка төбәк үзәкләрен: Екатеринбург, Казан, Оренбург, Самара, Чиләбене дә азык-төлек белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас