Яңалыклар
19 июнь 2025, 09:01

Географиядән яңа әсбап чыгачак

Башкортстанда география укытучылары өчен яңа әсбап чыгаруга әзерләнәләр. Ул туган як табигатен һәм мәдәниятен өйрәнүдә мөһим ярдәмче булачак.

Географиядән яңа әсбап чыгачакГеографиядән яңа әсбап чыгачак
Географиядән яңа әсбап чыгачак

 Башкортстанда география укытучылары өчен яңа әсбап чыгаруга әзерләнәләр. Ул туган як табигатен һәм мәдәниятен өйрәнүдә мөһим ярдәмче булачак. Бу басма төбәкнең табигый һәм мәдәни объектлары турында актуаль мәгълүматлар җыеп кына калмыйча, укучыларга үз Ватаннарын тирәнрәк белергә дә мөмкинлек бирәчәк.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашуда география укытучылары мәктәп укучылары өчен төбәкнең матур почмакларына походлар оештыру идеяләре турында фикер алыштылар. Бу сәяхәтләр яшьләргә табигать белән тагын да тирәнрәк элемтәләр урнаштырырга һәм төбәкнең мәдәни мирасы белән танышырга яхшы мөмкинлек булачак.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас